Юлия Ефимова: “Казан минем өчен бәхетле шәһәр”

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның Су спорт төрләре сараенда 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы ярышлары узачак. Анда 23 илдән 200ләп иң яхшы йөзүчеләр җыела. Турнир башланыр алдыннан уздырылган матбугат конференциясендә FINA халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, шулай ук Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза медальләре иясе, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионкасы булган Юлия Ефимова һәм Олимпия чемпионы Чад Ле Кло катнаштылар.

Йөзү буенча дөнья кубогы – дәрәҗәле халыкара турнир, ул FINA халыкара йөзү федерациясе тарафыннан ел саен уздырыла. Ярышлар 7 этаптан тора һәм аның беренчесен Казан кабул итә. Халыкара йөзү федерациясенең башкаручы директоры Корнель Маркулеску әлеге ярышларны уздыруның йөзү төренең һәм спортчыларның үсеше өчен бик мөһим булуын билгеләп узды.

“Казан FINAның туган йортына әйләнде. Без биредә күп ярышлар уздырабыз, алар барысы да уңышлы килеп чыгалар. 2022 елда биредә Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак. Казандагы Су спорт төрләре сарае – дөньядагы иң матур һәм яхшы сарайларның берсе. Спорт дөньясында көндәшлек бик көчле, шуңа да йөзү өчен Дөнья кубогы ярышлары бик мөһим. Биредә спортчылар тамашачыларга йөзүнең никадәр матур спорт төре икәнен күрсәтә алалар. Федерацияләргә, тренерларга һәм спортчыларга Дөнья кубогын күтәреп алулары өчен рәхмәт белдерәм”, – диде Маркулеску.

Матбугат конференциясе кысаларында көмеш Дөнья кубогы да күрсәтелде, ул 2018 елда дөнья сериясе җиңүчесе булган егеткә һәм кызга тапшырылачак. “Дөнья кубогы – спортчыларны җиңүләре, тырышлыклары һәм бу спорт төренә тугрылыклары өчен бүләкләүнең бер алымы ул”, – дип белдерде FINA башкаручы директоры.

Бөтенроссия йөзү федерациясе башлыгы Владимир Сальников Татарстан Республикасының илдә һәм дөньяда йөзүне үстерүгә керткән өлешен билгеләп узды. “2013 елдан башлап Казандагы Су спорт төрләре сарае FINA яклавы астында уздырыла торган күп кенә спорт вакыйгаларының туган йортына әйләнде. Бу юлы да оештыру эшләре иң югары дәрәҗәдә буласына ышанам. FINA җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка йөзүгә уңай карашлары өчен зур рәхмәт. Казанда спортчыларның уңышлы чыгыш ясаганнарын үз күзләре белән күргән күп кенә егет-кызлар инде Россия җыелма командасы әгъзалары булып торалар”, – диде Сальников.

“Казан спортка ориентлаша. Дөнья чемпионатын уңышлы уздырып җибәрү безне Дөнья кубогы этабын биредә уздыру карарына китерде”, – диде БЙФ башлыгы.

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казанда йөзү буенча зур турнирлар уздырылу республикада спортның бу төрен зур үсешкә этәрә дип белдерде. “Без спортчыларны чираттагы йөзү бәйрәмендә сәламләвебезгә шатбыз. Безнең гаҗәеп Су спорт төрләре сараена инде 3000нән артык кеше йөри, кайчандыр бу баш җитмәслек сан кебек иде, аңа беркем дә ышанмаган да булыр иде. Йөзү белән шөгыльләнүгә халык бик теләп йөри, мондый турнирлардан соң аларның саны арта гына”, - дип белдерде Шәйхетдинов.

Юлия Ефимова Казанның үзе өчен бәхетле шәһәр икәнлеген әйтте. “Казанга кайтуыма шатмын. Минем өчен ул бәхетле шәһәр. 2013 елда узган Универсиадада һәм 2015 елдагы дөнья чемпионатында биредә җиңүләр яуладым, оештыру эшләре буенча бары тик яхшы хатирәләр генә калды. Барысы да яхшы булачагына шигем юк. Үземнән әллә ниләр көтмим анысы. Сезон күптән түгел генә тәмамланды, бераз авырып та алдым. Йөзәргә һәм турнирдагы атмосферадан канәгатьлек алырга тырышачакмын”, – дип белдерде Юлия.

Олимпия чемпионы Чад Ле Кло Казанга 2015 елда беренче тапкыр килгән чагын искә алды. “Казанга кайтуыма шатмын! 2015 елда биредә “алтын” алган идем. Мин футбол фанаты, һәм биредә минем хыялым чынга ашты: безнең ярышлар футбол стадионына куелган бассейнда узды. Мин әле “Манчестер Юнайтед” җанатары да, иң яраткан уенчым - Криштиану Роналдо. Дөнья чемпионатына Россиягә киләсем килгән иде, әмма барып чыкмады. Гаиләм белән ял иттем”, – диде йөзүче.

Ярышларга билетларны «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО сайтында онлайн-режимда алырга була. Ярышлар уздырыла торган көннәрдә билетлар шулай ук Су спорт төрләре сарае кассаларында да булачак. Билет бәяләре 200 сумнан 300 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International