Чаллыда велоспорт буенча бөтенроссия ярышлары узды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Татарстанда яшәүче Айнур Галиев шоссесы буенча төркем ярышында көмеш медаль яулады.

18 августта Яр Чаллыда шоссе велоспорты буенча чемпионат һәм Россия беренчелеге оештырылды. Ярышларда РФ төбәкләреннән 60 артык спортчы катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

Ир-атлар 50-60 км дистанциядә:

1 урын - Игорь Фролов (Мәскәү өлкәсе);

2 урын - Евгений Зотов (Самара өлкәсе);

3 урын - Андрей Степанов (Мәскәү өлкәсе).

Яшүсмер егетләр 20-40 км дистанциядә:

1 урын - Данил Воробьев (Самара өлкәсе);

2 урын - Илья Чирко (Иркутск өлкәсе);

3 урын - Никита Брост (Удмуртия Республикасы).

19 августта Яр Чаллы-Менделеевск-Алабуга автомобиль юлында шоссе велоспорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

Ир-атлар 100 км дистанциядә:

1 урын - Денис Калашников (Самара өлкәсе);

2 урын - Айнур Галиев (Республика Татарстан);

3 урын - Виктор Долматов (Самара өлкәсе).

Яшүсмер егетләр 100 км дистанциядә:

1 урын - Александр Березняк (Саратов өлкәсе);

2 урын - Владимир Санников (Самара өлкәсе);

3 нче - Иван Ерошкин (Саратов өлкәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International