SVIYAGA SWIM-2018 йөзү ярышында 200 спортчы катнашты

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Зөя акваториясендә ачык суда йөзү бәйгесе 7 июльдә булды.

Катнашучылар ике дистанциядә: 3,5 һәм 1,5 километрда ярышты. Беренче стартта катнашучылар стартка 10 сәгать 30 минутта чыктылар.

Ярышта Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Владимир Леонов һәм Дамир Фәттахов 1,5 километрда ярыштылар. Катнашучылар йөзүнең төрле стилен куллана, йөзгәндә ял итә алдылар. Җиңүчеләрне абсолют зачеттагы кебек, яшь категориясендә дә билгеләнделәр. Моннан тыш, финишка килгән һәркем үзенчәлекле дизайн белән истәлек медале алдылар.

SVIYAGA SWIM-2018дә катнашу өчен барлыгы 18 — 75 яшьлек аралыгындагы 200 артык спортчы теркәлгән. Татарстаннан гына түгел, Санкт-Петербург, Самара өлкәсе, Башкортстан, Чувашия һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар йөзделәр.

SVIYAGA SWIM-2018 ярышы— TIMERMAN Татарстан брендының ачык судагы беренче ярышы. Бренд республика территориясендә ярышларны спортның биш төрендә – йөзү, триатлон, йөгерү, чаңгы узышы һәм велоспорт буенча ел дәвамында үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International