Казанда IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтте

2018 елның 19 мае, шимбә

Казанда 2018 елда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтәчәк.

Яшь ватандашларның беренче уеннары 2015 елның апрелендә Сочида үткән. Анда дөньяның 33 иленнән 15 яшькә кадәрге балалар катнашкан. Бер елдан ул янәдән 2014 елгы Олимпиада башкаласында узган. Ул вакытта 45 дәүләттән вәкилләр килгән.

Дүртенче уен Казанда, 2018 елның 13-20 май көннәрендә узды.

Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарында дөньяның төрле илләрендәге рус телле диаспоралардан килгән балалар катнаша. Анда дөньяның 59 иленнән 650 якын бала катнашты. Сайлап алу турлары уеннарда катнашучы һәр илдә үткәрелгәнлектән, Казанга иң яхшылар гына килгән.

Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары программасына алты популяр спорт төре буенча ярышлар кертелгән: баскетбол 3х3, мини-футбол, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, йөзү һәм нәфис гимнастика. Алар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең спорт объектларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International