Флаг тасвирламасы: ТРның 1992 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы горизонталь яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләрдәге буйлар арасында урнашкан. Яшел буй — өстә.
Флагның киңлеге аның озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә».
1991 елның 29 ноябрендә ТССР Югары Советы тарафыннан раслана.
Авторы — Т. Хаҗиәхмәтов.
"Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары"
Соңгы яңарту: 2018 елның 13 ноябре, 14:43