Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә.
Министр түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:
Физик культура һәм спорт өлкәсендә:
Халыкның, балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең физик үсеше буенча мониторинг үткәрү;
Массакүләм спортның үсешен тәэмин итүдә булышлык күрсәтү һәм аңа республикада яшәгән барлык халык категорияләрен тарту;
балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә эшләгән тренер-укытучылар, җитәкчеләр һәм инструктор-методистларга квалификацияле категорияләр бирү;
Бердәм Бөтенроссия спорт квалификациясенә туры китереп балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә белем алучылар өчен спорт разрядын һәм мактаулы исем бирү;
Физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш башкару;
Югары казанышлар спорты өлкәсендә:
Югары класслы спортчылар һәм спорт резервларын хәзерләү системасын тәэмин итү һәм аны гамәлгә ашыру;
Югары казанышлар спорт төрләре үсешенә, Россия җыелма командалары әгъзалары булып саналган һәм алар тарафыннан югары спорт нәтиҗәләренә ирешү максатында Татарстан Республикасы спортчыларына булышлык итүне гамәлгә ашыру;
Соңгы яңарту: 2019 елның 1 феврале, 14:58