Бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гомуми мәгълүмат

I. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү тәртибе һәм очраклары 

Бушлай юридик ярдәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан «Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында» Федераль законына һәм  Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында» Законына туры китереп күрсәтелә.

 

Министрлык бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасында катнашучы булып тора һәм гражданнарга Министрлык компетенциясенә карый торган мәсьәләләр буенча телдән һәм язмача формада хокукый консультацияләр рәвешендә бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

Граждан Министрлыкка бушлай ярдәм күрсәтүне сорап язмача яисә электрон документ рәвешендә, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү кысаларында телдән мөрәҗәгать итә ала.

 

Бушлай юридик ярдәм Министрлык тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән тәртиптә күрсәтелә.

 

Гражданнарны бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча шәхси кабул итү сайтта урнаштырылган график буенча уздырыла.

 

Алдан язылу (843) 222-81-15(16) телефоны буенча тормышка ашырыла.  

 

Бушлай юридик ярдәм алу өчен түбәндәге документлар булырга тиеш:

паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ күчермәсе (копиясе);

гражданның бушлай юридик ярдәм алуга хокукы булган гражданнар категориясенең берсенә туры килүен раслаган документлар.

 

Язмача формадагы мөрәҗәгатьләрне Петербург урамы, 12 йорт, Казан шәһәре, ТР, 420107 адресы белән юлларга кирәк.

Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 маенда кул куйган УП-444 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибенең 15нче  пунктына туры китереп, граждан (аның законлы вәкиле) куйган мәсьәләләрне чишү башка  бушлай юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучының компетенциясенә туры килгән очракта, граждан мөрәҗәгать иткәндә гражданның шәхсән үзенә мөрәҗәгать иткән көнендә тиешле оешмага ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатыла.  

 

II. Гражданнарның Россия Федерациясе законнары белән гарантияләнә торган хокуклары, ирекләре һәм законлы кызыксынуларының эчтәлеге, тормышка ашыру чикләре, тормышка ашыру һәм яклау чаралары, гражданнарның бурычлары эчтәлеге һәм шундый бурычларны үтәү чикләре  

 

1. Мөрәҗәгать итүгә хокук эчтәлеге Министрлыкка мөрәҗәгатьне түләүсез нигездә, ирекле һәм үз теләге белән шәхси үзе (вәкиле аша) телдән, шулай ук электрон документ рәвешендә җибәрергә хокукта чагылыш таба. 

 

2. Тормышка ашыру чикләре: гражданнар тарафыннан мөрәҗәгатькә хокукны тормышка ашыру башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозарга тиеш түгел.

 

3. Тормышка ашыру ысулы:

гражданин мөрәҗәгатен  язма рәвештә (электрон документ формасында) яисә шәхси үзе (вәкиле аша);

гражданны шәхси кабул итү ярдәмендә.

 

4. Мөрәҗәгатькә хокукны яклау түбәндәге гарантияләр белән тормышка ашырыла:

Министрлыкка Министрлык эшчәнлеген (вазыйфаи затны) тәнкыйть белән яисә үзенең хокукларын, ирекләрен һәм законлы кызыксынуларын яисә башка затларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы кызыксынуларын торгызу максатларында мөрәҗәгать итү беләй бәйле рәвештә гражданны эзәрлекләүне тыю;

мөрәҗәгатьтәге мәгълүматларны, шулай ук гражданның шәхси тормышына кагыла торган мәгълүматларны аның ризалыгыннан башка читкә сөйләүне тыю;  

гамәлдәге законнар буенча мөрәҗәгатьне административ тәртиптә карау белән бәйле рәвештә мөрәҗәгать буенча кабул ителгән карарга яисә эшкә (эшләмәү) шикаять белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге.

 

5. Гражданнарның бушлай юридик ярдәм кысаларында Министрлыкка мөрәҗәгать итүгә хокукны тормышка ашыру белән бәйле бурычларының эчтәлеге әлеге мөрәҗәгатьләргә таләпләрне саклауда чагыла:

язма мөрәҗәгатьтә Министрлык атамасы, яисә тиешле вазыйфаи затның исеме, атасының исеме, фамилиясе, яисә тиешле затның вазыйфасы күрсәтелә;

язма мөрәҗәгатьтә гариза бирүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), җаваплар җибәрелергә тиешле почта адресы, мөрәҗәгатьнең башка адреска җибәрү турында белдерү кәгазе;

мөрәҗәгатьтә тәкъдим, гариза яки шикаятьнең асылы булырга тиеш һәм гражданның имзасы һәм дата куела;

граждан үзенең фикерләрен расларга кирәк булган очракта язмача мөрәҗәгатькә кирәкле документлар һәм материалларны, яисә аларның күчермәләрен куя;

гражданның электрон документ рәвешендәге мөрәҗәгатендә фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), әгәр җавап электрон формада җибәрелергә тиеш булса, электрон почта адресы, әгәр җавап язмача рәвештә җибәрелергә тиеш булса, почта адресы, һәм тәкъдим, гариза яисә шикаятьнең асылы булырга тиеш;

граждан үзенең фикерләрен расларга кирәк булган очракта электрон документ формасындагы мөрәҗәгатенә кирәкле документлар һәм материалларны электрон формада, яисә әлеге документлар һәм материалларны яки аларның күчермәләрен язмача формада җибәрә ала.

 

III. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы компетенциясе һәм эшчәнлек тәртибе, вазыйфаи затларның вәкаләтләре

 

Министрлыкның компетенциясе һәм эшчәнлек тәртибе, вазыйфаи затларның вәкаләтләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә кул куелган 315 номерлы «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы мәсьәләләре» карары раслаган Нигезләмә белән билгеләнә. 

 

IV. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү кагыйдәләре Министрлыкның административ регламентлары тарафыннан каралган:

 

- спорт судьяларына спорт разрядлары һәм квалификация категорияләре бирү һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгына спорт исемнәре яисә «Бөтенроссия категориясендәге спорт судьясы» квалификациясен бирү өчен күрсәтмәләр җибәрү

- республика спорт федерацияләренә аккредитация

-  Аттестация педагогических работников организаций, осуществляющих образовательную деятельность и реализующих образовательные программы в области физической культуры и спорта в Республике Татарстан, в целях установления квалификационной категории

 

V. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, шулай ук аның вазыйфаи затлары карарларына һәм эшләренә (эшләмәвенә) шикаять бирү нигезләре, шартлары һәм тәртибе

 

Граждан Министрлыкның карарларына һәм эшләренә (эшләмәвенә), Министрлыкның вазыйфаи затлары (алга таба – вазыйфаи затлар) судка кадәрге (судтан тыш) һәм суд тәртибендә шикаять белдерергә хокуклы.

 

Судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә Министрлык карарлары һәм эшләренә (эшләмәве) – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, ә вазыйфаи затлар карарлары һәм эшләренә (эшләмәве) шикаять Татарстан Республикасы спорт министрына бирелә.   

Аерым вазыйфаи затларның карарлары, эшләре (эшләмәвенә) шикаять булган граждан мөрәҗәгате карау һәм гражданга җавап әзерләү өчен әлеге затларга җибәрелә алмый.  Әгәр бу шарт үтәлү мөмкинлеге булмаса, мөрәҗәгать тиешле карарлар яки эшләргә (эшләмәү) билгеләнгән тәртиптә судка шикаять бирү мөмкинлеген аңлатып гражданга кире кайтарыла. 

Судка кадәрге (судтан тыш) шикаять бирүне башлау өчен нигез булып министрлыкка жалоба керү тора.

 

Гражданнарның шикаятьләрен тапшыру һәм җибәрү юллары, язмача шикаятьләргә таләпләр, шулай ук язмача һәм телдән шикаятьләрне карау тәртибе 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе гражданнарының шикаятьләрен  карау тәртибе турында» Федераль законында билгеләнгән. 

 

Министрлык, аның вазыйфаи затлары карарлары, эшләре (эшләмәве) белән бәйле бәхәсләр Россия Федерациясе законнары буенча суд тәртибендә чишелә.

 

Шикаять бирү Россия Федерациясе процессуаль законнарында билгеләнгән вакытларда һәм ведомство карамагындагы һәм судта каралырга тиешле кагыйдәләр буенча үтә (Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 25 бүлеге). 

 

VI. Гражданнарның юридик әһәмияткә ия эш башкару тәртибе һәм шундый эшләр вакытында типик юридик хаталар

 

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү кысаларында гражданнар һәм Министрлыкның үзара хезмәттәшлегенең төп формасы булып гражданнарның язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләре тора.

 

Күрсәтелгән үзара тәэсир итешү, шул исәптән гражданнар тарафыннан юридик яктан әһәмиятле эш-гамәлләр башкару тәртибе 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе гражданнарының шикаятьләрен  карау тәртибе турында» Федераль законында билгеләнгән. 

 

Гражданнар тарафыннан юридик яктан әһәмиятле эш-гамәлләр башкарган чакта киткән типик юридик хаталар булып түбәндәгеләр тора:

гражданинның мөрәҗәгатендә фамилиясе һәм аңа җавап җибәрелергә тиешле почта адресы (электрон почта адресы) булмау;

язма мөрәҗәгать текстын укып булмау;

элегрәк шул ук мәсьәләгә кагылышлы мөрәҗәгать итүләренә күп мәртәбә язмача җавап бирелгән булуга һәм яңа дәлил һәм шартлар китерелмәүгә карамастан гражданинның кабаттан язмача мөрәҗәгать итүе;

мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән мәсьәләләрнең Министрлык эшчәнлеге компетенциясенә кермәве.

Соңгы яңарту: 2018 елның 29 октябре, 15:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International