Ярышлар 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында узды.
17-21 гыйнварда Анапада 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча «Спартак» Россия физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге ярышлары узды. Турнирда Татарстан Республикасының «Спартак-Татарстан» ФСОның бокс буенча бүлекчәсе спортчылары катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча 49 кг авырлык категориясендә Герман Штор (Әлмәт шәһәре, тренер Владимир Подушка) икенче урынны алды. 64 кг авырлык категориясендә өченче урынны Альберт Фәтхлисламов (Яр Чаллы шәһәре, тренеры Владимир Щипицин) яулады.