Даниил Шишкин «Ленинград өлкәсе Губернаторы Кубогы»нда дзюдо буенча бронза медаль яулады

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

5 һәм 6 декабрьдә Сосновый Бор шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында дзюдо буенча XI традицион «Ленинград өлкәсе губернаторы кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. 2019 елда «Энергетик» спорт комплексында татамига алты федераль округтан 89 атлет чыкты.

Бу ярышларда Татарстан Республикасыннан өч спортчы, Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнүчеләр катнашты, ә турнир нәтиҗәләре буенча 81 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль Даниил Шишкин яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International