«УНИКС-ЮНИОР» баскетболчы кызлары Татарстан беренчелегендә җиңде

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Җиңүче спортчылар беренче зурлар разрядына ия булдылар.

Казанның «УНИКС-ЮНИОР» командасы 18 яшькә кадәрге кызлар арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады.

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Арча командалары өч көн дәвамында беренче зурлар разрядын алу хокукы өчен көч сынаштылар. Җиңүче баскетболчы кызлар Балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасының яшьләр командаларына кабул ителү мөмкинлегенә ия булдылар.

Казан кызлары финал матчында Яр Чаллыдан килгән көндәшләрен 55:31 исәбе белән җиңеп, җиңелүсез серия үткәрделәр.

Хәзер командалар Россия беренчелегенә әзерләнә: ярышлар Самарада 17 ноябрьдә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International