Владимир Леонов Бөгелмәдә яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачты

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Мини-футбол кыры 1 нче мәктәп территориясендә барлыкка килде.

2 сентябрь көнне Бөгелмәдә Оршан урамы буенча 1 нче мәктәп территориясендә яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров катнашты.

Безнең яшьләр өчен мондый спорт корылмалары старт мәйданчыгы булды. «Микрорайон Подстанция» командасы быел Татарстан Республикасында балалар ишегалды футболы фестивалендә 3 нче урынны алды. Ышанам ки, безнең яшьләрнең алда әле спорттагы җиңүләре күп», - дип билгеләде Линар Закиров.

Аннары яңа объектта Владимир Леонов һәм Линар Закировның Чистайда 2019 елда Ишегалды футболының Бөтенроссия фестиваленең республика этабында бронза призерлары, Бөгелмәнең «Подстанция»җыелма командасы белән очрашуы узды. Мөхтәрәм кунаклар яшь спортчылар белән аралаштылар һәм аларга истәлекле туплар тапшырдылар, шуннан «Подстанция» командасының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе җыелма командасы белән иптәшләрчә матчы узды.

Яңа спорт объекты ясалма өслекле мини-футбол уеннары өчен мәйданчык булып тора һәм спорт зоналарын коймалый, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ясалма яктырту җиһазлары бар. 

Спорт объекты Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 

Барлыгы 2013 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт мәйданчыгы төзелде. 2019 елда программа ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International