Казанда шахмат буенча блицтурнир узды

2019 елның 19 июле, җомга

Казанда Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге ЦСДЮШШОР базасында шахмат буенча блицтурнир тәмамланды. Ярышлар Бөтендөнья шахмат көненә багышланган иде.

Турнирда 80нән артык катнашучы – балалар, яшүсмерләр, шулай ук Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән шахмат ветераннары катнашты.

Блицтурнирның җиңүчесе-халыкара мастер Рамил Фәйзрахманов, икенче урында – ФИДЕ мастеры Павел Торопов, өченчедә — халыкара гроссмейстер Арсений Алавкин.

Ветераннар арасында Вячеслав Лобзин иң яхшысы булды, хатын – кызлар арасында мастер ФИДЕ Эльза Хаҗиева, яшүсмерләр призын Азат Габдрахманов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International