Актанышта волейбол ярышлары тәмамланды

2018 елның 16 декабре, якшәмбе

15 декабрь көнне Актаныш авыл җирлекләре җыелма командалары  арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр, иң яхшы уенчылар билгеләнде.

«Актаныш» универсаль спорт комплексындагы финал уеннарында   волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев иң яхшы уенчыларны котлап, җиңүче командаларга – кубок, медальләр, иң яхшы уенчыларга грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Район авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында волейбол чемпионатының иң яхшы уенчылары.

«Иң яхшы пас бирүче»  – Галимов Илсур (Богады);

«Иң яхшы һөҗүмче» – Гарнышев Салават (Богады);

«Иң яхшы сакчы»  – Миннәхмәтов Риназ (Я.Әлем);

«Иң яхшы уенчы» – Имамов Артур (Пучы);

«Иң яхшы уенчы» – Хурамшин Вадим (Чалманарат);

«Иң яхшы җанатар» – Фәрхетдинов Әхтәм (Актаныш);

«Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» – Харисов Рәсүл (Татар-Суыксуы).

Волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов чемпионатта бүген туган көннәрен билгеләп үтүче Богады авыл җирлеге башлыга Илсур Фәттаховка, Пучы командасы уенчысы Альмир Файзуллинга, туган көннәре белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International