25 ноябрьдә Казанда Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы кырында Татарстан Республикасы Студентлар регбий лигасының беренче чемпионаты тәмамланды.
Ярышларда 14 команда (8 ир-ат һәм 6 хатын-кыз) катнашты. Лиганың җиңүчеләре 2 тур нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Чемпионатның хатын - кызлар өлешендә ПГАФКСиТ командасына тиңнәр булмады. Ирләр турнирының триумфаторлары-КДЭУ студентлары. Командаларга истәлекле трофейларны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.
Нәтиҗә:
Ир-атлар командалары
1 урын – КДЭУ
2 урын – ПГАФКСиТ
3 урын – КДАУ
4 урын – КНИТУ-КАИ
5 урын – КВТККА
6 урын-КДАТУ
7 урын – КНИТУ-КХТИ
8 урын – КФУ
Хатын-кызлар командалары
1 урын – ПГАФКСиТ
2 урын – КФУ
3 урын – КДМУ
4 урын – КНИТУ-КАИ
5 урын – КДАУ
6 урын – КДЭУ.