Казанда яшьләр арасында шпагачыларның Бөтенроссия турниры узды

2018 елның 24 ноябре, шимбә

23 ноябрьдә Казанда яшьләр арасында (23 яшькә кадәр) шпагачыларның Бөтенроссия турниры тәмамланды. Ярышларда Башкортстан Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Мәскәү өлкәсеннән, Мәскәү өлкәсеннән, Новосибирск өлкәсеннән, Омск өлкәсеннән, Самара өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Татарстан Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 78 спортчы катнашты.

Турнирда Мәскәү вәкиле Андрей Курочкин җиңү яулады, ул финалда Новосибирск өлкәсеннән Кирилл Минаковтан көчлерәк булып чыкты – 15:13. Бронза медальне тагын бер мәскәүле Георгий Буянов яулады. Татарстанның иң яхшы шпагачылары – Дмитрий Чернявский-14нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International