Сергей Чепик: «Казан акрынлап үзенчәлекле йөзү үзәгенә әверелә»

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

7 ноябрьдә Казанда Су спорт төрләре сарае мәйданчыгында 2018 елгы Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты стартына багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән аралашуда Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россиянең атказанган тренеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Чепик катнашты.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән иң беренче булып Владимир Сальников мөрәҗәгать итте:

«Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру безнең өчен традициягә әйләнде. Ярышлар биредә һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза, шуңа күрә сайлау закончалыклы. Трибуналарның буш булмавын күрү куанычлы хәл. Тамашачылар күп килә, балалар күп. Бу илдә һәм Татарстанда йөзүнең үсүе турында сөйли. Спортчылар безне үзләренең нәтиҗәләре белән куандыра. Сез Яшүсмерләр Олимпия уеннарында, Европа чемпионатында һәм беренчелегендә нинди чыгышлар булганын күргәнсез.

Резервлар әзерләү белән бәйле безнең программа нәтиҗә бирә. Күп кенә яшь спортчылар барлыкка килә, алар төрле ярышлар һәм программалар ярдәмендә уза, шул рәвешле ветераннарыбызга җитди көндәшлек тудыра. Нәтиҗәләрнең артуы да шуңа бәйле. Без резервлар әзерләү буенча Федерация программасының уңыш шаһитлары булдык. Моннан тыш, без йөзүне база төре буларак гына түгел, ә бәлки спортның прерогатив төре буларак яклаган төрле төбәкләрнең уңышлы үсеш алуын аңлыйбыз. Һәм монда Мин Татарстан Республикасы аерым урында тора дип әйтә алам. Бирегә килгән саен мин яңа планнар, яңа проектлар турында беләчәкмен», - дип хәбәр итте журналистларга Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты.

Владимир Леонов, үз чиратында, 2018 елда Татарстанда сигез 25 метрлы бассейн файдалануга тапшырылуын искәртте:

«Бүген без һәр муниципаль берәмлектә бассейн бар, дип әйтә алабыз. Ягъни, безнең инфраструктура, югары казанышлар спортыннан тыш, массакүләм спорт төре буларак йөзүне үстерү өчен тулысынча әзер. Әле шушы көннәрдә генә безнең республика өчен тагын бер титуллы объект – Әлмәттә Олимпия бассейны ачу планлаштырыла. Бу безнең өчен зур вакыйга. Бүгенге көндә Татарстан инфраструктура ягыннан лидер – йөзү ванналары саны белән безнең илнең бер генә төбәге дә мактана алмый», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры.

Ольга Павлова Россия өчен йөзүне спортның стратегик төре дип атарга мөмкин дип өстәде. Ул шулай ук Татарстан территориясендә тормышка ашырыла торган яки тормышка ашырылган проектларны да санап үтте:

«Татарстан Республикасында 2016 елдан бирле йөзү буенча «всеобуч» гамәлгә ашырыла. Бүген икенче-дүртенче сыйныф укучыларының 61 мең укучысы йөзү белән шөгыльләнә – 926дан артык мәктәп бу проектта катнаша. 2014 елдан башлап без Бөтенроссия йөзү федерациясе белән берлектә республика башкаласында гына түгел, муниципаль районнарда да Россия җыелма командасы лидерлары үткәрә торган мастер-класслар алып барабыз. Моннан тыш, Казан тарихта беренче тапкыр Даун синдромы белән авыручы балалар өчен Россия чемпионатын кабул итте. Бер атна элек кенә су спорт төрләре сараенда «Өченче яшь»спартакиадасының финалы узды. Бу ярышларның барлык этапларында да йөзү белән шөгыльләнүче 1600 ветеран катнашты», - дип сөйләде ул, һәм Бөтенроссия йөзү федерациясенә берничә программаны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Матбугат конференциясе ахырында Сергей Чепик сүз алды, ул Татарстан Республикасы җитәкчелеге адресына рәхмәт белдерде:

«Нәкъ менә йөзүгә мондый игътибар бирелүен ишетү бик күңелле. Казан акрынлап үзенчәлекле йөзү үзәгенә әверелә. Монда булу, чыннан да, бик күңелле, ярышлар үткәрү – яхшы шартлар һәм төгәл оештыру. Йөзү буенча «всеобуч» га килгәндә. Кайчандыр ул Советлар Союзында булган. Мин бу вакытта булдым, үзем мәктәптә балаларны укыту белән шөгыльләндем. «Всеобуч» беркайчан да кире кайтмас дип уйлаган идем, әмма аның яңадан торгызылуы гаҗәп. Бу бик күңелле», - дип нәтиҗә ясады йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры.

Казанда узган ярышларда Россия Федерациясенең 60 регионыннан 800дән артык спортчы катнаша. Алар арасында Олимпия уеннары призерлары Сергей һәм Анастасия Фесиковлар, Евгений Рылов, Евгений Лагунов, Никита Лобинцев, Михаил Полищук һәм башка бик күп көчле спортчылар бар.

Татарстан Республикасыннан ярышларда 80 йөзүче (53 ир-ат, 27 хатын-кыз) катнаша. Үз чемпионатларында Александр Красных, Егор Куимов, Никита Королев, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько, шулай ук перспективалы спортчылар Эдуард Вәлиәхмәтов, Николай Соколов, Азалия Закирова, Антонина Коновалова һәм башкалар чыгыш ясый.

Татарстан башкаласы кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатын инде алтынчы тапкыр кабул итә (25 м). 2018 елда 6 көн эчендә 46 комплект медаль уйнатылачак.

Бөтенроссия йөзү федерациясенең тамаша программасы кысаларында Су спорт төрләре сараенда чемпионат кунаклары өчен Россия йөзү йолдызлары белән автограф-сессияләр узачак. Ярышларга керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International