Татарстан җиңел атлетчысы Мария Павлова Россиянең команда чемпионатында җиде төрле ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулады

2018 елның 17 августы, җомга

Казанда җиңел атлетиканың күп ярыш төрләрен берләштергән дисциплинада Россиянең команда чемпионаты дәвам итә.

Ир-атлар һәм 23 яшькә кадәрге егетләр арасында унлы ярыш (100м.га йөгерү, буйга сикерү, ядрә этү, биеклеккә сикерү, 400 һәм 110м.га киртәләр аша сикереп йөгерү, диск ыргыту, колга белән сикерү, сөңге ыргыту, 1500 м.га йөгерү) нәтиҗәләре буенча беренче урында Артем Лукьяненко (Мәскәү, Ростов өлкәсе). Барлык ярышлар ахырында ул 8015 очко җыйды.

Мәскәү һәм Красноярск крае өчен чыгыш ясаучы Евгений Лиханов 7704 очко белән икенче урында. Ә өченче урынга Санкт-Петербургтан Ярослав Новицкий лаеклы булды (7412 очко).

Хатын-кызлар һәм 23 яшькә кадәрге кызлар арасында җиде төрле ярышта иң күп очконы - 5925 - Татарстаннан Мария Павлова туплады. Җиде төрле ярышка 100 м.га киртәләр аша сикереп йөгерү, 200 м.га һәм 800 м.га йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, ядрә этү, сөңге ыргыту керә.

Санкт-Петербург һәм Ростов өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Александра Бутвина ярышлар нәтиҗәсендә 5664 очко җыйды. Өченче урында 5437 очко белән Елена Ермолина (Краснодар крае, Адыгея).

Иртәгә ун һәм җиде төрле ярышларда ир-атлар һәм егетләр, хатын-кызлар белән яшь кызлар көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International