Исәпне Бразилия уенчысы Фернандинью үз капкасына гол кертеп башлады.
"Казан-Арена" стадионында узган матчта Бельгия Бразилия җыелма командасын 2:1 исәбе белән отты.
Беренче таймда исәп Бельгия файдасына 2:0 булды. Беренче голны үз капкасына Бразилия уенчысы Фернандинью кертте. Икенче гол Бельгия уенчысы Кевин де Брейненыкы.
Икенче таймда голны Бразилия уенчысы Аугусто кертте. Бу "Казан-Арена" стадионындагы соңгы матч иде. Россия җыелма командасы иртәгә 21.00 сәгатьтә Хорватия белән уйнаячак.