1-7-нче июнь көннәрендә «Фәнсар» БСҮдә беренче җәйге смена – «Сәләт-Олимп» узды.
Балаларны олимпиада һәм БДИга әзерләү буенча махсуслашкан «Сәләт-Олимп» Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән берлектә оештырыла.
Сменада 5-8 һәм 10-нчы сыйныфларда укучы 68 бала катнашты.
«Сәләт-Олимп» сменасы Сәләтнең башка аланнарыннан аерылып тора. Монда беренче урынга белем бирү программасы куела, укыту эшенә республиканың иң яхшы мөгаллимнәре җәлеп ителә. Шул ук вакытта «Сәләт-Олимп»та Сәләт мохите дә саклана. Смена дәвамында балалар сыйфатлы белем дә туплый, вакытларын Сәләт дөньясында күңелле итеп уздыра да.
5-8-нче сыйныф укучылары – олимпиада программасына кертелгән математика белән; 8-нче сыйныфлар – математика, рус теле, инглиз теле, җәмгыять белеме, химиядән төп дәүләт имтиханына; 10-нчы сыйныфлар исә математика, җәмгыять белеме, рус теле, инглиз теле, химия, биология фәннәреннән БДИга әзерләнде.
Алан кысаларында барлыгы 30 дәрес бирелде. Укытучылар буларак БДИның эксперт комиссиясе, IT-лицей, Иннополис лицее һәм КФУның олимпиадага әзерләү буенча тренерлары чакырылган иде. Белем бирү процессы нәтиҗәле һәм уңышлы булды, чөнки балалар кечкенә төркемнәргә бүленеп шөгыльләнде.